В.И.Вернадский исемендәге хөкүмәтнеке булмаган фонд, Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы Бөтероссия табигатьне саклау җәмгыяте, “Россия тыюлыклары” экспоүзәге” автоном коммерциясез оешмасы, “ГРИНЛАЙФ” төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы белән берлектә, “Иң яхшы эковолонтер” II Бөтенроссия конкурсын үткәрү турында игълан итте. Гаризалар 2019 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү 2019 елның 28–31 октябрендә Мәскәү шәһәрендә экология белеме буенча Бөтенроссия конференциясе кысаларында хәл ителәчәк.
Конкурста катнашуга, 10 һәм аннан зуррак яшьтәге гражданнарны берләштереп, социаль-экологик проектларны тормышка ашырып килүче волонтер отрядлары чакырыла.
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
- “Тыюлыкларга ярдәм итәбез” (махсус сакланылышлы табигый территорияләрдә волонтерлык отрядлары проектлары”)
- “Эковолонтерлар – елгаларга һәм күлләргә” (су объектлары ярларын чистарту буенча волонтерлык отрядлары проектлары)
- “Урман волонтерлары” (урманнар һәм агач-куакларны саклау һәм торгызу буенча волонтерлык отрядлары проектлары)
- “Шәһәр эковолонтерлары” (шәһәрләр ишегалларын һәм урамнарын төзекләндерү буенча волонтерлык отрядлары проектлары)
- “Чүпкә – юк дибез!” (чүп-чар проблемасын хәл кылу буенча волонтерлык отрядлары проектлары)
- “Экокараш” (экология һәм волонтерлык тематикасы буенча мәгълүмат-агарту материалларын һәм медиа-ресурслар булдыру һәм тарату)
Конкурста катнашу, гариза-анкета һәм портфолио тапшыру тәртибе турында өстәмә мәгълүматлар белән В.И.Вернадский исемендәге фондның интернеттагы сайтында танышырга була.
Конкурс координаторы: Елена Павловна Хмара, тел.: (495) 953-72-77, (495) 953-73-49.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте