31 май көнне 18:30 сәгатьтә Кремль яр буенда экологик велоквест – шөәһәрнең сулыклары, күлләре һәм экологиясе турында ике сәгатьлек уен башланып китәчәк. Чара Халыкара сулыкларны чистарту көненә багышлап үткәрелә.
Квест маршруты Кремль яр буе, Черек күл, Болак елгасы һәм Кабан күле аша уза. Уенда катнашучыларны һәр станциядә күлләр тарихы, экологик вәзгыять һәм табигатьтән файдалану темаларына кызыклы биремнәр көтә. Квест программасына шулай ук бмиксерлар чыгышы, призлар уйнату һәм җиңүчеләрне бүләкләү кергән. Велосипед ярышларында катнашу – бушлай. Моның өчен https://clck.ru/Fz4EN сылтамасы буенча алдан теркәлеп куярга гына кирәк.
“Экологик ВЕЛОквест” проекты, үзе откан грант кысаларында, “Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан тормышка ашырыла. Республикабызның социаль юнәлешле коммерциясез оешмалары арасындагы бәйгенең 2018 елның ноябрендә үткәрелгәнлеген искә төшерик.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте