Тере табигатькә кагыл! Зәйдә экология дәресе узды

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Зәй районының “Красная шапочка” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар экология буенча ачык дәресләрдә табигать турында тәүге белемнәрен, шулай ук сынау, күзәтү буенча тәүге күнекмәләрен үзләштерә. “Экояз – 2019” кысаларында балалар учреждениесендә экология чарасы уздырылды. Анда Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре нәниләргә бу дөньяда кешеләрнең бик күп сандагы пластик капчыкларга ничегрәк йогынты ясый алулары, аларның санын киметеп, табигатьтәге экологик эзне ничек киметә алулары турыда сөйләде. Актлар залы табигый материалдан ясалган әйберләр, урман һәм анда яшәүче җәнлекләрнең декорацияләре белән бизәлгән иде. Дәрес барышында балалар экология темасына әкият күрсәтте, шигырьләр сөйләде, җырлады. Чара ахырында балалар, һава торышының әйбәт булуыннан файдаланып, укытучылары белән бергәләшеп, куаклар һәм агачлар утыртты. “Вакытлар узып, балалар үсеп җитәр, үсентеләр дә алар артыннан калышмыйча, бик матур агачларга әйләнер. Баланың, үсеп, кеше булгач: “Менә бу агачны мин утырттым!” дип әйтүе ничек күңелле булачак! Алар утырткан агачлар бакчабызга йөриячәк бик күп буыннарны сөендереп утырачак ләбаса!” – ди балалар бакчасы бүлеге мөдире Ирина Гришина.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International