ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре Агач утырту көнендә катнашты

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Урманнарны яңарту идеясен хуплау, республикабызның урман ресурсларын тулыландыру.  Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре “Агач утырту көне” табигатьне саклау акциясендә катнашты. Шулай итеп, экологлар Питрәч районының Иске Шигали авылы тирәсендә гадәти нарат һәм себер карагае үсентеләрен утыртты. “Әлеге чара безнең өчен бик әйбәт традициягә әйләнде. Елына ике тапкыр: язын һәм көзен республикабызның урман байлыкларын ишәйтүгә үзебездән өлеш кертәбез. Чөнки урман – безнең яшел дустыбыз, байлыгыбыз, кислород чыганагы, димәк, яшәешебез чыганагы”, – ди экологлар.

Агач утырту көненең 2011 елдан бирле ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан үткәрелеп килүен билгеләп үтик. 8 ел эчендә республикада шушы акцияләр кысаларында 18,6 миллион агач утыртылган, җәмгысе 378 меңнән артыграк кеше катнашкан.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International