“Шәһәребезнең киләчәге – үзебезнең кулда. Без шәһәр паркларына, һәйкәлләргә, чишмәләргә, табигатькә, кешеләргә саклык һәм хөрмәт белән карарга тиеш!” “Яшел эстафета” уенының икенче этабы шундый девиз астында узды.
Монда шәһәрнең 15 мәктәбеннән 16 команда катнашты. Әлеге уенның бер туры Яр Чаллы гербы символикасын белүгә багышланган иде.
Иң яхшы командалар дип 25, 34, 40, 58 (2 команда) мәктәпләреннән килүчеләр табылды. Экологик-туган якны өйрәнү уены балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып һәм заманча технологияләр кулланып әзерләнгән иде.