Экологлар икеайлык башланганнан бирле табигатьне саклау законын бозуның 3036 очрагын ачыклаган

2019 елның 27 апреле, шимбә

Александр Шадриков ТР Хөкүмәт йортында  санитария-экология икеайлыгы нәтиҗәләре турында сөйләде. Биредә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында киңәшмә узды. Табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе үзенең чыгышында табигатьне саклау хезмәтләренең барлык оешмалар белән закон бозуларны ачыклау һәм кисәтү буенча нинди уртак эш алып баруы турында сөйләде. 20 апрельдә Горки-Әмәт урманы территориясендә “Экояз 2019” төп экологик өмәсен үткәрү узган атнаның иң массакүләм чарасына әйләнгән. Казан шәһәре парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә үткәрелгән чарада 3 000 кеше катнашкан.

  Татарстанда территорияләрне язгы чистартуга барлыгы 47 меңнән артыграк кеше – мәктәпләр, урта махсус уку йортлары укучылары, предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре җәлеп ителгән. Гомумшәһәр өмәләренә 400 берәмлек махсус техника китерелгән, 3000 тоннадан артыграк чүп чыгарылган.

Санитария икеайлыгы башланганнан бирле “Дюраселл Раша” ҖЧҖ белән берлектә республика мәктәпләрендә яраксызга чыккан батареяләр җыю буенча тормышка ашырылып килә торган проектның инде тәүге нәтиҗәләре дә күренгән. Акциянең беренче аенда 5 тоннадан артыграк күләмдә эшкә яраксыз ток чыганагы җыеп алынган. Әлегә лидерлар сафында Казан – 2.6 т, Әлмәт – 1.5 т  һәм Чаллы – 0.9 тонна. Укучылар шулай ук иҗатка да актив кушылган. “Яшел карандаш” балалар рәсемнәре бәйгесенә барлыгы 2000 күбрәк хезмәт кабул итеп алынган. Бәйгегә йомгак майның өченче декадасында ясала.

“Күзәтчелек ягыннан, административ йогынты чаралары күрү өчен, 358 тикшерү акты төзеп, территориаль идарәләргә тапшырдык. Республикада икеайлык башланганнан бирле 3036 закон бозу очрагы ачыкланды, 1744 беркетмә төзелде, барлыгы 6,5 миллион сумлык штраф салынды. 27 апрельгә “Татарстан Республикасы экологик картасы” дәүләт мәгълүмат системасында 33,3 мең кв.м артыграк мәйданда 204 чүплек теркәлде, 8,8 мең  кв.м мәйданда чүп өемнәре юк ителде”, – дип билгеләп үтте табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе.

Чыгышыннан соң экология министры шулай ук чистарту-тәртипкә салу эшчәнлеген актив төстә дәвам итәргә чакырды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International