Бүген ТР Экология министрлыгының Фәнни-техник советы утырышында Казан шәһәрендә ләмле кырларны торгызу технологияләре каралды

2019 елның 26 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Александр Шадриков рәислегендә Фәнни-техник советы утырышы булып узды. Чарада шулай ук “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры  Рафинат Яруллин катнашты. Утырыш кысаларында Казан шәһәрендә ләмле кырларны торгызу өчен технологияләр куллану буенча 4 тәкъдим тыңланды:

- “Хуҗалык-көнкүреш, шәһәр, хуҗалык-көнкүреш катнашмалары һәм производстволардан ташландык суларны чистарту процессында хасил булган утырмаларны эшкәртү технологиясе”,   “Концерн ГРАНИТ” АҖ, Мәскәү ш.,

- “Водоканал” муниципаль предприятиесенең ләмле кырларын рекультивацияләү проекты”, Самара ш.,

- Ташландык сулар утырмаларын бөртекле органик минераль ашламаларга әверелдереп эшкәртү өчен сәнәгать җиһазын эшләү, “Твин Технолоджи Компани” ҖЧҖ, Мәскәү ш.,

- Кальций оксидыннан файдалану нигезендә ташландык сулар калдыкларын эшкәртү технологиясе, Воронеж шәһәре Известь җитештерүчеләр берлеге.

Утырыш нәтиҗәләре буенча соңгы ике технология Казан шәһәре “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенең ләмле кырларын рекультивацияләү проектын тормышка ашыру тәкъдимнәрен әзерләүдә карап тикшерүгә тәкъдим ителде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International