Бүген экологлар Куйбышев тимер юлы участогы торышын тикшерде

2019 елның 26 апреле, җомга

Бүген экологлар Куйбышев тимер юлы участогының тимер юл кырыенда саклау зоналары торышын тикшерде. Тикшерү чарасында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре, “Росприроднадзор” ТР буенча идарәсе территориаль бүлеге инспекторлары, муниципаль районнарның башкарма комитетлары һәм “Түбән кама” милли паркы вәкилләре катнашты. Менделеев, Алабуга, Тукай районнары һәм Чаллы шәһәре аша узучы тимер юл кырыйлары территориясенең санитария-экологик торышында уңай үзгәрешләр билгеләп үтелде. Узган елда шундый ук рейд барышында чүпләнгән 16 урын ачыкланса, быел бу  сан  9га калган. Чүп өемнәрен кул белән җыеп та юк итәргә була, бары тик Тукай районында ачыкланган  200 кв.м мәйдандагы чүплек кенә махсус техника җәлеп итүне сорый”, – ди дәүләт инспекторы Илдар Усманов.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган закон бозу очракларын юкка чыгаруны таләп итеп күрсәтмәләр бирелгән. Чүплекләр муниципалитетлар һәм җаваплы хезмәтләрнең көче белән кыска гына вакыт эчендә юк ителергә тиеш.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International