Бүген Тәтеш муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча республика экспертлар төркеме комиссиясе эше кысаларында “Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре” дигән темага чираттагы киңәшмә булып узды. Татарстан Республикасы Тәтеш районыннан барлыгы 20 авыл җирлеге башлыгы лекцияләр курсын тыңлады. Лекцияләрдә авыл хуҗалыгын үстерүнең гомуми стратегиясе каралды, җирле үзидарә вәкаләтләре, дәүләт органнары белән берлектә эшләү үзенчәлекләре турында сөйләп үтелде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе начальнигы Алексей Полюшков 2019 елда Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә экологик күзәтчелек нәтиҗәләре белән таныштырды. Ә инде ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының икътисад һәм инвестицион эшчәнлек идарәсе начальнигы Таһир Вәлиев табигатьне саклау чараларын финанслау тәртибе турында мәгълүматлар ирештерде. Чара барышында үз ихыяҗлары өчен авыл җирлекләрендә җир асты суларыннан файдалану хокукын лицензияләү мәсьәләләре һәм гомумтаралган файдалы казылмалардан файдалану үзенчәлекләре турында фикер алышу булды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте