Саратов өлкәсе Балаково авылында Түбән Идел бассейн округы Бассейн советының XXI утырышы үткәрелде. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты. Утырышта судан файдаланучыларның төп проблемалары, су тармагын үстерү перспективалары, Идел елгасы бассейнының экологиясен савыктыру һәм су хуҗалыгы системаларының ышанычлы эшен тәэмин итү буенча төп проблемалар каралды.
Александр Шадриков 2018 елның икенче яртыеллыгы өчен Бассейн советының эш планы чараларын башкару, Татарстан Республикасында 2020 елга һәм планда каралган 2021-2022 елларга “Росводресурс” бюджет проектларын яклау турында сөйләп үтте. Ул су саклау зоналары һәм саклагыч яр буе полосасы чикләрен урнаштыру буенча республикада үткәрелеп килә торган чаралар, “Татарстан Республикасы территориясендә Иделне савыктыру” өстенлекле программасын тормышка ашыру планнарына аерым тукталды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте