Санитария-экология икеайлыгы башланганнан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының “Халык контроле” системасына студентлардан 14 мөрәҗәгать алынган. Калдыкларның рөхсәт ителмәгән урыннары турында мәгълүмат бирү буенча республика югары һәм махсус урта уку йортлары укучылары арасында үткәрелә торган акциянең техник операторы булып ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тора.
31 майга кадәр чүплекләр турында иң күп мөрәҗәгатьләр җибәргән студентларга призлар тапшырылачак. Мөрәҗәгатьләр ТР Дәүләт порталы һәм “ТР Халык контроле” мобиль кушымтасы аша кабул ителә.
Акциядә катнашу өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк:
uslugi.tatarstan.ru порталында теркәлергә;
уку урынын – вуз яки ссуз исемен күрсәтеп, сервис аша калдыклар урнаштыру өчен билгеләнмәгән территориядә чүп өемнәре турында хәбәрләр җибәрергә. Хәбәрдә проблеманы тасвирлау гына түгел, бәлки әле фотоматериал урнаштыру һәм чүплекнең урнашу урынын төгәл итеп күрсәтү дә кирәк. Акциядә катнашу өчен фәкать “Чүплекләр” категориясе буенча гына хәбәрләр кабул ителә.
Җиңүчелр (максималь нәтиҗә күрсәтүчеләр) “ЭКОяз” республика конкурсына йомгаклар ясау тантанасы кысаларында 2 номинация – “Иң актив студент” һәм “Иң актив ВУЗ” номинацияләре буенча бүләкләнәчәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте