Кама аръягы идарәсе экологлары җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлауга юлны япкан

2019 елның 26 апреле, җомга

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре Сарман районында санитария-экология икеайлыгы кысаларында чираттагы рейдларын үткәргән. Төзелеш базасы территориясен тикшерү барышында кара тимер ватыгы, яраксызга әйләнгән пневматик шиннар, агач калдыклары, төзелеш кирпече ватыклары рәвешендә туфракка җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау теркәлгән. Шул рәвешле 25 кв.м мәйданда туфракның чүпләнүе ачыкланган. Вазифаи зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, алардан файдаланганда, аларны зарарсызландырганда, йөрткәндә, урнаштырганда һәм җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән башкача эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) буена административ җаваплылыкка тартылачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International