Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Үчәлле авылыннан 2 чакрым ераклыктагы ерганакның көнкүреш чүбе, үсемлек калдыклары, биналарны сүткәннән соң калган чүп-чар белән пычратылуын теркәгән. Азнакай районы Үчәлле авыл җирлеге территориясендә рөхсәт ителмәгән чүплекнең “үсеп” чыгуы турында Министрлыкның интернет-кабул итү бүлеге аша мөрәҗәгать иткән аңлы бер гражданин сүзләреннән мәгълүм булган.
Әлеге факт Россия Федерациясе Җир кодексының (№136-ФЗ) 42 статьясын, “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” №7-ФЗ Федераль законның 51 статьясын бозу булып тора, дип хәбәр итте дәүләт инспекторлары. 555 кв.м мәйданда җирнең пычрануы, чүплек күләменең 55 куб.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Әлеге факт буенча авыл җирлеге башлыгына кисәтү ясалган – 19 апрельгә кадәр чүплек юк ителергә тиеш.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте