Бүген Татарстан Республикасының иң яшь һәм иң заманча шәһәре – Иннополиста икенчел чималны җыю буенча акция башланып китте. Биредә яшәүчеләр үзләре тәкъдим иткән тәүге акция бу. Экоактивистлар нинди чималның икенчел эшкәртүгә кабул ителүе, аны ничек итеп тапшыруга әзерләү турында сөйләделәр. Шәһәрдә мондый чараларны даими үткәрү планлаштырыла.
Яңа шәһәр халкы бу чараны Экокөн дип атады! Ә инде аларның балалары өчен мәгариф учреждениеләрендә кайбер чаралар үткәрелде.
Тиңдәшсез шәһәр мәктәбендә 4нче сыйныф укучылары ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының әйдәп баручы белгече Ольга Артемьева белән экологик мәсьәләләрнең иң яхшы чишелешләрен табарга тырышты. Кече сыйныларда укучылар шәһәрдә яшәүче бер кешенең көненә уртача күпме чүп “ясавын” исәпләп чыгарган арада балалар бакчасына йөрүче нәниләр “Чүп патшабикәсен җиң – урманны коткар” дигән экологик әкиятне тамаша кылды. Биредә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Анна Апаева сәламләү сүзе белән чыкты. Сабыйлар тапкырлыкларын, логик мәсьәләләр чишү, шифровкалар чишү осталыгын гына түгел, урында ориентирлашу һәм командада эшләү күнекмәләренә ия булуларын да күрсәтте әле.
Моннан тыш чара кысаларында “Иннополис шәһәрен үстерү фонды” автоном коммерциясез оешмасы җитәкчесе Станислав Ефимов “акыллы” шәһәр территориясенә урнаштырылган метеорология станциясе турында сөйләде. Ул аппаратның климат үзенчәлекләре буенча файдалы мәгълүматларны һәм һава торышы (температура, явым-төшем күләме, көннең кояшлы яки болытлы булуы, җил) фаразларын “биреп” баруын искәртте. Иннополиста яшәүчеләр үзләренең гаджетлары аша реал-тайм режимында шушы мәгълүматлардан рәхәтләнеп файдалана, диде С.Ефимов.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте