20 апрель көнне Горки-Әмәт урманында (Җиңү проспекты, 69) “Экояз 2019” Төп өмәсе һәм агачлар утырту буенча акция була. Теләгендә булган барча кешене шунда чакырабыз!
Иҗтимагый оешмалар, табигатьне саклау ведомстволары хезмәткәрләре, профильле вузлар студентлары шәһәрне чистарту теләге турында белдерде дә инде. Изге традициягә әйләнергә өлгергән өмәнең төп бурычы – кыска гына вакыт эчендә шәһәрне тәртипкә салу. Күңелләре кушканны үтәү йөзеннән чистарту-җыештыру чарасында катнашучыларга себерке-тырма тотып эшләү генә түгел, саф һавада ял итү дә тәкъдим ителәчәк. Аларны экологик мастер-класслар, эко-товарлар ярминкәсе, эко-сукмаклар буйлап экскурсия, бүләкле бәйгеләр һәм кыр кухнясының кайнар ашлары көтә.
Төп өмә чүпне аерып җыю рәвешендә уздырыла. Моннан тыш Казанда яшәүчеләр түбәндәге чүп-чарны икенчел эшкәртүгә тапшыру мөмкинлеге алачак:
- электр чыбыгы калдыкларын (белешмәләр алу өчен телефон: 89179279227),
- макулатура,
- лампочка,
- яраксызга чыккан батареяләр,
- “1 – РЕТ яки РЕТЕ” маркировкасы белән пластик шешәләр (теләсә нинди эчемлекләр, үсемлек мае шешәләре),
- көнкүреш химиясеннән (юу сыекчалары, сыек порошок, шампунь, душта юуыну өчен гель) бушап калган пластик савытлар,
- пластик канистрлар,
- “6 – PS” маркировкасы белән полистиролдан пластик тартма-савытлар (роллыдан бушап калган күбекләндерелгән ак пластик, йомырка савыты, тортлар савыты һәм капкачы – барысы да юылган, чиста булырга тиеш).
Аларны кабул итү пунктлары өмә үткәрелә торган территориядә эшләп торачак.
Чара кысаларында инстаграмда игълан ителгән #эковесна2019 бәйгесенә йомгак ясалачак. Җиңүчеләрне велосипедлар, палатка, биштәр һәм экшн-камера көтә. Шулай ук “Эколята – Молодые защитники природы” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү булачак.
Төп өмәнең башлану вакыты турында алдан хәбәр итеп куелачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте