Александр Шадриков Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Мәскәүдә Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Утырышта ТР экология һәм табигать ресурслары министры  Александр Шадриков та катнашты. Федераль ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, киңәшмәгә җыелган халыкны РФ Президентының Махсус вәкиле Сергей Иванов сәламләгән. Ул: “Россиядә экология законнары кысасы кабул ителде. Иң мөһиме – аларның чынбарлыкта үтәлүендә. Федераль Җыенның ике Палатасының да законнар чыгаручылары белән максималь дәрәҗәдә тыгыз элемтәдә торып эшләргә чакырам. Әлбәттә инде, җәмәгатьчелек игътибары һәм контрольлеге дә “Экология” илкүләм проектын һәм башка проектларны тормышка ашыруда төп роль уйный”, – дип билгеләп үткән.

Коллегия Рәисе, РФ табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин 2018 елдагы эш йомгаклары һәм 2019 елдагы өстенлекле юнәлешләр турында мәгълүматлар ирештергән. Ул җир асты биләмәләреннән файдалану тармагының бурычлары һәм территорияләрнең экологиясен яхшырту юлы белән тормыш сыйфатын югарырак дәрәҗәгә күтәрү турында сөйләгән. “Россиягә яңа экологик сәясәт булдыру һәм аны алдынгыга әйләндерү кирәк”, – дип басым ясап әйткән Кобылкин.

Министр федераль бюджеттагы керемнәрнең 40%ын минераль-чимал комплексы китерүен, дәүләтнең минераль-чимал базасын яңарту чыгымнарының казна акчасының ярты проценттан кимрәк өлешен тәшкил итүен билгеләп үткән. Шәхси инвестицияләр тотрыклы булган очракта, дөнья күләмендәге нормаль күренеш бу, дип басым ясап әйткән ул. Бюджеттан тыш средстволар хисабына геология-разведка эшләренең гомуми күләме 20%ка арткан. Узган елда инвестицияләр  400 млрд. сум тәшкил иткән (2017 елда – 311,8). Җир асты биләмәләреннән файдаланучы компанияләр хисабына 55 углеводород чималы чыганагы баланска куелган. Каты файдалы казылмаларның (алтын, алмаз, ташкүмер, полиметалл һәм металл булмаган казылмалар) 120 чыганагы турында мәгълүматлар тәүге тапкыр исәпкә алынган.

Министр 2018 елда кабул ителгән 2035 елга кадәр минераль-чимал базасын үстерү стратегиясе бурычлары турында тәфсилләп сөйләгән. “Без Россия геофизикасын кире кайтарырга тиешбез. Бик күп мәгълүматлар чит илләргә “акты”. Безгә, үз технологияләребезне үстереп, югалтылган мәгълүматларны торгызырга туры киләчәк. Геология-разведка өлкәсенә бюджеттан тыш инвестицияләрне арттыру өчен, геология-разведка эшләрен салым салу базасыннан төшереп калдырудан алып, аукционда бердәнбер катнашучыга лицензия бирү мөмкинлегенә кадәр, кайбер чаралар тәкъдим итәбез. Без авыр табыла торган нефть запасларын чыгару технологияләрен үстерүгә этәргеч бирүгә юнәлдерелгән закон проектларын әзерләдек. Бу закон инициативаларының барысының да язгы сессиядә Дәүләт Думасында каралачагына исәп тотабыз”, – дигән Дмитрий Кобылкин.

 Россия табигать ресурслары һәм экология министры “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыру һәм урман хуҗалыгында, ау хуҗалыгындагы вәзгыятьне яхшырту планнары, калдыклар белән эш итү системасын тәртипкә салу турында да сөйләп үткән. Байкал күле, Идел елгасы, тиңдәшсез башка су объектлары да – Россия  Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының игътибар үзәгендә, дигән ул.

“Илебездә экологиягә җаваплы караучы гражданнар, компанияләр көннән-көн күбәя. Модага иярү генә түгел бу. Тормышыбыз-яшәебез өчен шулай кирәк. Барыгызны да әлеге шактый ук авыр, әмма кызык эштә актив катнашырга өндим. Сезгә, безнең белән бергәләшеп, шушы юлдан узарга тәкъдим итәм”, – дип мөрәҗәгать иткән гражданнарга Дмитрий Кобылкин.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International