Мәктәп укучылары “чүпне аерып җыю” төшенчәсе һәм аны эшкәртү технологияләре белән таныштырылды, калдыкларга җаваплы мөнәсәбәттә булырга һәм алар белән белеп кенә эш итәргә өйрәтелде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе һәм “ Росприроднадзор” ТР буенча идарәсе белгечләре Әлмәтнең 2нче лицее 8нче сыйныфлары укучылары өчен “Безнең белән аерып җый” дигән темага экология дәресе үткәрде. Дәрес башында булачак Яшел Агентларга бүген планетабызны чүп-чардан ничегрәк коткару һәм мәктәп укучыларының бу эшкә ниндирәк өлеш кертә алулары турында сөйләп үтелде. Шуннан соң балалар арасында викторина үткәрелде: калдыкларның төрле төрләре сурәтләре урын алган карточкалар малай-кызларда чүпне аерып җыю күнекмәләрен булдыру һәм аларга һәр материалның үзенчәлекләре турында белү мөмкинлеге бирде. Укучылар шулай ук үзләренең шәһәрендә калдыклар эшкәртүне үстерүгә ярдәм итәрдәй гамәлләр планын төзеде. “Хәзер сез чын мәгънәсендә Яшел Агентларга әйләндегез. Планетабызга ярдәм итү өчен сезнең һәркайсыгыз нәрсәләрдер эшли ала хәзер, чөнки сез махсус курс уздыгыз. Җир шарында күпме кеше яшәвен беләсезме? Һәркайсыбызның хәтта ки бик нәни генә гамәле дә үтә мөһим! Бергә һәм бердәм булганда гына кешеләрнең сәламәтлеген саклап кала һәм табигатькә ярдәм итә алачакбыз”, – дип өндәде мәктәп укучыларын табигатьне саклау ведомстволары вәкилләре.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте