Экологлар Идел елгасында балыкларның үлүен ачыклаган – су пробалары тикшерелә

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары санитария-экология икеайлыгы кысаларында рейд үткәрү барышында Займище бистәсе тирәсендә Идел елгасы суында балыкларның үлү фактын ачыклаган. Бу хакта шундук “Росрыболовство” ТР буенча идарәсенә хәбәр ителгән. Суга гомуми анализ ясау һәм су объектының ни дәрәҗәдә пычрануын билгеләү өчен судан пробалар алынган. Барлык тикшерү материаллары “Росприроднадзор” ТР буенча идарәсенә һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына тапшырылачак.

 Башлангыч тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, су объектына пычрак сулар агызылмаган.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International