Журналистларга Татар-информ мәгълүмат агентлыгында яшьләрне экологик тәрбияләү турында сөйләделәр

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе
Журналистларга Татар-информ мәгълүмат агентлыгында республикабызда яшьләргә экологик аңның ничегрәк сеңдерелүе, аларга өмәләрдә һәм калдыкларны аерып җыю буенча проектларда катнашуга ничегрәк этәргеч бирелүе, яшь эколог-тикшеренүчеләр һәм олимпиадаларда җиңүчеләрне ничегрәк әзерләүләре турында сөйләделәр. Биредә бүген Халыкара экология белеме көненә багышланган матбугат конференциясе булып узды. Анда ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе начальнигы Дамир Вәлиуллин, ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты директоры, ТР атказанган экологы Дмитрий Иванов, Татарстан Республикасының “Чиста булачак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Диләрә Сатикова катнашты.

“2018 елның 1 сентябреннән ТР Президенты кушуы буенча Татарстанның барлык районнарында мәктәпләрдә экологик белем бирү үзәкләре эшли башлады. Бүгенгә 96 мәктәп бу эшкә җәлеп ителгән, 2019 елда 673 дәрес үткәрелеп, аларда  11 770 укучы катнашты. Гомуми белем бирү оешмаларына яраксызга әйләнгән батареяләр җыю һәм эшкәртү буенча «Дюраселл Раша» белән уртак пилот проектын тормышка ашыру кысаларында төрле күләмдә 3000 данә савыт тапшырылды” – , дип билгеләп үтте Дамир Вәлиуллин.

Укучыларның фәнни-тикшеренү эше турында Дмитрий Иванов сөйләде. “Бүген Сочида Экология буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Анда Татарстан данын 25 укучыдан торган команда яклады. Татарстанның олимпиадаларда катнашып килүче экологлары 2004 елдан бирле Россиядә нәтиҗәлелек буенча алдынгы урыннарны биләп килә. Безнең укчыларыбыз сулыкларда, лабораторияләрдә, туфрак белән фәнни-тикшеренү эшчәнлеге күнекмәләренә өйрәнә. Без балаларга кирәкле-кирәксез белемнәр бирү белән маташмыйбыз, бәлки алар алдына  экология буенча иң актуаль мәсьәләләр куеп киләбез”, – дип билгеләп үтте спикер.  2016-2017нче уку елында 22 призлы урын яуланган,   2017-2018 елларда – 15. 2017 һәм 2018 елларда Казан шәһәре командалары шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының  МГИМО Eco Solution Cup Экологик кейслар кубогы студентлар конкурсында катнашкан. Татарстанның яшь экологлары шулай ук Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар һәм конференцияләрдә дә югары нәтиҗәләр күрсәтеп килә.

Моннан тыш матбугат конференциясе барышында “Чиста Булачак” яшьләр экологик хәрәкәте (8 мең баладан тора) эшчәнлеге буенча да фикер алышу булды. 2019 елның мартында яшьләр оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасында Экология белемнәре ае үткәрелгән. “Аның кысаларында үсмерләр белән  118 экологик-агарту дәресе уздырылды. “Яшь натуралист” Республика мәгариф фестивале Экология белемнәре аенда төп чарага әйләнде. Чарага Татарстанның 23 районыннан 170 яшь тикшеренүче һәм табигатьне сөючеләр җыелды.  Бөтен республика күләмендә юннатлар хәрәкәтен яңарту эше алып барыла”, – дип сөйләде Диләрә Сатикова.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International