Әлмәттә яшәүче берәү ташландык сулары торбасын су объектына сузган. Нәтиҗәдә пычрак сулар башта исемсез чишмәгә, шуннан соң шәһәр күленә агып торган. Әлеге закон бозу очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары ачыклап, судан пробалар алган. Анализ нәтиҗәләре буенча ташландык суда аммоний микъдарының тиешледән 3,6 тапкырга, нитритларның – 5 тапкырга артып китүе билгеләнгән.
Закон бозучыга карата Административ хокук бозулар буенча РФ кодексының 8.13 статьясындагы 4 өлеше (Су объектларын саклауга карата су объектларының пычрануына, чүпләнүенә һәм (яки) саегуына китерердәй таләпләрне бозу) нигезендә административ беркетмә төзелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте