Иҗтимагый инспекторлар сафларына табигатьне яратучы яңа кешеләр кушылды

2019 елның 22 марты, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Анна Апанаева әйләнә-тирә мохитне саклау буенча яңа 4 иҗтимагый инспекторга таныклыклар тапшырды. Активистларның эше табигатьне саклау органнары таләпләрен үтәүне күзәтүдән һәм экологик таләпләрне бозуларны теркәүдән, шулай ук рейдларда катнашудан гыйбарәт. “Безнең бурыч – үз ихтыяры белән экологияне саклауга кушылучыларны яхшылап әзерләү, аларга әйләнә-тирә мохитне саклау эшендәге сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге бирү”, – дип билгеләп үтте Анна Апаева. 2019 елда Татарстан Республикасында 155 иҗимагый инспекторның булуын, аларның 165 административ материал әзерләвен искәртик.

Россия Федерациясендә 18 яшькә җиткән экологиягә битараф булмаган теләсә кайсы гражданин иҗтимагый инспекторлар сафына кушылырга мөмкин. Моның өчен ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына гариза язып тапшыру гына кирәк.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International