Түбән Кама районы укучылары 1 апрель – Халыкара кошлар көненә актив төстә әзерләнә. Алар Габдулла Тукай паркында үткәрелгән эко-фестиваль кысаларында орнитология өлкәсендәге белемнәрен һәм канатлы дусларга җимлекләр әзерләү буенча күнекмәләрен күрсәтте. “Суыклар, кар-бураннар, азык кытлыгы: кыш – кошлар өчен бик кырыс чор. Биредә кошкайларга ярдәм кулы сузарга әзер торган изге күңелле, ваемлы балаларны күреп тору күңелдә канәгатьлек хисләре уята. Без, бергәләшеп, кошкайларга кышкы суыкларны кичерергә ярдәм итәбез, ә язын аларның сайрауларына сокланабыз”, – диде яшь орнитологларга ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре. Балалар викторинада катнашты: кошларның төрләре, оялары, яшәү-кышлау урыннары, гадәтләре, “Кызыл китап”ка кертелгән кошлар турында сорауларга җаваплар бирде. Укучылар шулай ук хезмәт җимешләре – җимлекләр белән таныштырды. Чарага йомгак ясау кысаларында яшь орнитологларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ике көнлек фестивальдә Түбән Кама районыннан 100 артыграк бала катнашты.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте