30 мартта, планетабызның киләчәгенә битараф булмауны күрсәтеп, бөтен дөнья күләмендә утлар сүндереп торылачак

2019 елның 22 марты, җомга

Планетабызда, “Җир сәгате” массакүләм экологик акциясе кысаларында, 18 000 артыграк архитектура үрнәге утлары сүндереп торылачак. Анда дөньяның 188 иленнән 2 миллиардтан артыграк кеше катнаша. 2019 елда халыкара Җир сәгате 13 нче тапкыр – 30 мартта, шимбә көнне үткәрелә. Анда теләсә кем катнашырга мөмкин. Моның өчен 20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатькәчә электр уты сүндереп куелса, шул җитә.

Россиядә ресурсларны сак тоту буенча экологик акция инде  2009 елдан бирле тормышка ашырылып килә. 2018 елда илнең 700 артыграк торак пункты акциядә катнашучылар картасында теркәлгән.

Акция кысаларында иң актив шәһәр – Россиядә “Җир сәгате” башкаласы исеменә лаек шәһәр билгеләнәчәк. Үз шәһәреңә ярдәм итү өчен тест аша узып, үзеңне Җир сәгате картасында билгеләргә (https://60.wwf.ru/) кирәк. Йомгак ясаганда, картадагы билгеләр саны гына түгел, халык саны да исәпкә алыначак.

Җир сәгате – табигатькә һәм планета ресурсларына карата сакчыл, җаваплы мөнәсәбәткә өндәүче акция. Россиядә акция “Табигать өчен җавап бир!” дигән лозунг белән үткәрелә. Татарстанда акция үткәрүне республика һәм муниципаль хакимият органнары, югары уку йортлары биналарның архитектура-декоратив утларын, гражданнарның тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итүгә бәйле булмаган объектларның утларын сүндереп тору юлы белән  хуплаячак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International