Планетабызда океан сулары коры җирнең 70,8% чамасын диярлек биләп тора. Шул ук вакытта бөтен суларның нибары 3%ы гына – эчәргә яраклы төче су. Кешеләр әле анысының да нибары 1%ын гына куллана ала. 22 мартта, халыкның игътибарын су объектлары торышына һәм алардан нәтиҗәле файдалану проблемаларына җәлеп итү максатыннан чыгып, Бөтендөнья су көне и су ресурслары көне билгеләп үтелде. Аны уздыру идеясе тәүге тапкыр 1992 елда Рио-де-Жанейрода үткәрелгән БМОның әйләнә-тирә мохитне саклау һәм үстерү конференциясендә (ЮНСЕД) яңгыраган.
Семинарлар, конференция, агарту максатындагы лекцияләр, экологик дәресләр һәм акцияләр – боларның барысы да су ресурслары пычрану һәм аларга сакчыл мөнәсәбәт зарурилыгы мәсьәләләрен игътибар үзәгенә алу максатында үткәрелә.
Татарстан Республикасында су территориябезнең 6,4%ын биләп тора. Су объектларының гомуми саны – 36 381. Шул ук вакытта аларның иң зур өлеше елга-күлләргә, каналларга туры килә. Иделдә Куйбышев сусаклагычы һәм Камада Түбән Кама сусаклагычы, шулай ук Кама кушылдыгы – Зәй елгасындагы Карабаш сусаклагычы – Татарстанның иң зур ясалма сулыклары. Федераль округ төбәкләре арасында республикабыз күлләр һәм ясалма сулыкларның гомуми мәйданы буенча – беренче һәм күлләр саны буенча өченче урында тора.
Ел саен язгы-җәйге-көзге чорда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, республикабызда яшәүчеләр катнашында, экологик хәрәкәтләр һәм иҗтимагый оешмалар активистлары белән берлектә, яр буе территорияләрен, су объектлары төпләрен чистарту буенча акцияләр, шулай ук экологияне саклау максатында көймә-салда йөзүләр оештыра.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте