Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы җитештерүдә экологик контрольлекне хәл итүне оештыру һәм аның нәтиҗәләре турында хисаплар кабул итүне дәвам итә.
I, II һәм III категориядәге объектларда эшчәнлек алып баручы хосусый эшмәкәрләр һәм юридик затлар хисап елыннан соң килүче елның 25 мартына кадәр, “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” 10.01.2002 ел, № 7-ФЗ Федераль законның 67 статьясы таләпләре нигезендә, вәкаләтле дәүләт органнарына хисаплар тапшырырга тиеш. Табигатьтән файдаланучылар тарафыннан тапшырыла торган төбәк дәүләт экологик күзәтчелегенә караган хисапларны кабул итү ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан хәл ителә. Табигатьтән файдаланучыларга уңайлы булсын өчен хисаплар кабул итү Министрлыкның территориаль идарәләре аша тормышка ашырыла.
Эшләрне оештыру Министрлыкның “Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында җитештерүдә экологик контрольлекне оештыру һәм хәл кылу нәтиҗәләре турында хисаплар кабул итүне оештыру тәртибен раслау турында” 12.03.2019 ел, № 234-п боерыгы нигезендә җайга салына.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте