Бүген Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Мирхәйдәр Фәтхуллин җитәкчелегендә әлеге республикадан килгән коллегаларыбыз экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе белән танышты. Делегациягә ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Татарстан инспекторлары эшендә кулланыла торган техник җиһазлар һәм атмосфера һавасы торышын күзәтүнең территориаль системасы турында сөйләде.
Тәҗрибә алышу буенча очрашу кысаларында Башкортстаннан килгән белгечләргә табигатьтән файдалану өлкәсендәге эшчәнлек, табигатьтән файдалану икътисады, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик күзәтчелек турында сөйләп үтелде. Мирхәйдәр Фәтхуллин Татарстан экологлары тарафыннан ирешелгән күрсәткечләрнең һәм үткәрелә торган чараларның югары дәрәҗәдә булуын искәртте.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте