Инде барыбызга да мәгълүм булганча, экология, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм калдыкларны икенчел эшкәртү мәсьәләләрен белем бирү процессына кертү зарури. Тиешле белемнәр яшь буынга көнкүрештәге файдалы гадәтләргә ияләшергә һәм шәхси җаваплылык турында уйланырга мәҗбүр итә. Якын киләчәктә нәкъ менә алар нинди дөньяда яшияячәгебезне билгеләячәк бит. Шуны истә тотып, Тәтеш шәһәрендә Советлар Союзы Герое П.С.Ханжин исемендәге 1нче мәктәптә, экологик агарту максатыннан чыгып, экология дәресе үткәрелде. Идел аръягы махсус аналитик контрольлек инспекциясе начальнигы урынбасары Наталья Җәләлова бааларга чүпнең табигатькә зур зыян салуы, пластик шешә-савытлар һәм махсус савытка гына җыеп барылырга тиешле батареяләрнең аңа бөтенләй дә һәлакәт белән янавы турында сөйләде. Тәмле газлы су шешәсенең табигый шартларда йөз ел чамасы узгач кына таркалуы, ә пыяланың миллионнарча ел узгач та үзеннән-үзе генә таркалып юкка чыкмавы укучыларны аеруча шаккатырды. Педагоглар интерактив уен дәресе ярдәмендә экологик мәсьәләләрне хәл кылу өчен һәр баланың нәрсәләр эшли алуын күрсәтте һәм табигатьне саклау хакына хәтта нәни генә эшләрнең дә мөһимлеген аңлатты.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте