ТР Экология министрлыгында Япония вәкилләре белән очрашу узды

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ташландык суларны чистартуда Япония технологияләреннән файдалану мәмкинлекләре турында сөйләшү булып узды. Министр  Александр Шадриков “JFR Co., Ltd.” компаниясе генераль директоры  Хироши Миязаки белән очрашу үткәрде. Табигатьне саклау ведомствосы башлыгы, мондый очрашу – экологик технологияләрне куллану өлкәсендә мәгълүмат алышу өчен бик яхшы мөмкинлек, дип искәртеп, японнар технологияләренең Татарстан өчен дә файдалы буласына ышаныч белдерде.

“JFR Co., Ltd.” компаниясе вәкилләре тәкъдим иткән чистарту системасы беренче чиратта ташландык суларны фосфор һәм азоттан арындыруга юнәлдерелгән. Яшькелт-зәңгәр суүсемнәр үрчүгә һәм сулыкларның чәчәк атуына китерә торган матдәләр бу.  Суны пычратучы мондый матдәләрне биологик чистарту корылмалары гына юкка чыгара алмый, алар реагентлар белән чистартуны таләп итә.

“Татарстан – өр-яңа технологияләр кулланып килә торган алдынгы субъектларның берсе. Без Япониядә кулланылучы методикалар белән кызыксынабыз. Аларны карап, республикабыз территориясендә куллануга кабул итәргә әзербез”, – дип билгеләп үтте Александр Шадриков.

 Япония һәм Татарстан белгечләренең очрашуы фәнни бергәлек вәкилләре белән берлектә технологияләр үзенчәлекләре буенча фикер алышу белән дәвам итте. Япония белгечләренең тәкъдимнәре, алга таба карап тикшерү өчен, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына җибәреләчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International