Түбән Кама предприятиесе атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозган

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә Түбән Кама шәһәрендәге базаларның берсе территориясендә мич төтене белән һавага пычрак матдәләрнең чыгуы турында мөрәҗәгать кергән (җирле халыктан). Дәүләт инспекторлары шунда барып, чыннан да, кайбер закон бозу очракларын ачыклаган. Махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре сайлап алынган пробалар нәтиҗәләре буенча пычрак матдәләр чыгарылуын раслаган. Тикшерү үткәрелгәндә, предприятиедән атмосферага чыгарыла торган зарарлы (пычрак) матдәләргә һәм аларның чыганакларына инвентарьлаштыру уздырылмаганлыгы билгеләнгән. Димәк, “Атмосфера һавасын саклау турында” 1999 елның 4 маендагы 96-ФЗ номерлы федераль законның  30 статьясындагы 1 пунктының 2 абзацы таләпләре санга сугылмаган, дигән сүз.

  Моннан тыш предприятие әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектларны дәүләт учетына алуга заявка тапшыру буенча үз бурычын үтәмәгән. Шулай итеп, “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” 2002 елның 10 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы федераль законның  4.2, 69.2 статьялары таләпләрен бозуга юл куелган.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге предприятие Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.1 статьясы (“Шәһәр төзү эшчәнлеген хәл иткәндә һәм предприятиеләрдән, корылмалардан яки башка объектлардан файдаланганда экологик таләпләрне үтәмәү”) һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.46 статьясы (“Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектларны дәүләт учетына алуга заявка тапшыру, исәпкә алу мәгълүматларын актуальләштерү өчен мәгълүматлар тапшыру бурычын үтәмәү яки вакытында үтәмәү”) нигезендә административ җаваплылыкка тартылачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International