Чирмешән авылында яшәүчеләргә экология мәсьәләләре буенча киңәш-табыш бирәчәкләр

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

19 март көнне 14.00 сәгатьтә Чирмешән авылы башкарма комитетында (Совет ур., 32 й., 3 кат, башкарма комитет җитәкчесе бүлмәсе) әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү була. Авылда яшәүчеләр сорауларына ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы  Фаяз Шакиров, Татарстан табигатьне саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Альберт Мәликов җавап бирәчәк. Кабул итүгә эләгү өчен 8(8553) 33-03-26 телефоны яки  2-58-42 телефоны (Чирмешән авылы) аша алдан язылып куярга кирәк.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International