Бүген “Байтик”та ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының балалар лагерьларында эко-тәрбия буенча проектлары турында сөйләшү булды

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Бүген “Байтик” савыктыру-белем бирү комплексында лагерьның балалар һәм яшьләрне тәрбияләүдәге роле, балалар һәм педагогик коллективлар белән идарә итү турында сөйләшү булды. “Лагерьның балалар һәм яшьләрнең кыйммәтләрен формалаштырудагы роле” дигән темага уздырылган республика ачык семинарына 150ләп балалар һәм яшьләр ялын оештыручы җыелды. Болар – ТР төрле районнарыннан һәм РФ төбәкләреннән профильле программалар, лагерьлар һәм ял базалары җитәкчеләре, педагог-оештыручылар.

Мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе начальнигы Дамир Вәлиуллин һәм ТРда “Чиста булачак” эко-хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының балалар лагерьларында экологик тәрбия проектлары: ТР районнарында эко-сменалар, балалар лагерьларында эко-көннәр оештыру тәҗрибәсе турында сөйләде. Чыгыш ясаучылар шулай ук семинарда катнашучылар белән барлык лагерьларда республикабызда яшәүчеләрнең экологик культурасын үстерү өлкәсендә методик һәм практик эшләнмәләрне гамәлгә кертү планнары буенча фикер алышты.

Казан шәһәре Юдино бистәсе, Лаеш районы һәм Түбән Кама шәһәре лагерьлары вәкилләре эко-көннәр уздыру турында тәкъдим белән чыкты, ә Татарстан скаутлары палаткалы лагерь оештыру урыны җәһәтеннән киңәшләште. “Бүген яшь буын алдына, иминлек, культура һәм медицина мәсьәләләре белән беррәттән, экология мәсьәләсен дә кую кирәк. Безгә экологиягә карата сакчыл карашлы буынның үсүе кирәк”, – дип билгеләп үтте Дамир Вәлиуллин.

 Семинар Байтик лагеренда 19-22 февраль көннәрендә үткәрелә. Оештыручылары – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы,  балалар һәм яшьләрне савыктыруны, аларның ялын һәм мәшгульлеген оештыру буенча “Җәй” Республика үзәге, “Байтик” савыктыру-белем бирү комплексы.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International