ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәре тирәсендә йөк машиналарының тиешсез урынга чүп бушатып ятуларына тап булган. Туфрак катыш бетон һәм агач калдыклары, полимер пленка, кара металлдан эшләнгән әрҗә-савытлар белән барлыгы 940 м2 мәйдандагы территориянең чүпләнүе исәпләп чыгарылган. Шуның 300 м2 чамасы мәйданда калдыкларның туфрак өстендә аунап ятуы билгеләнгән. Административ тикшерү барышында билгеләнгәнчә, бирегә чүпне бер подряд оешмасы өйгән. Гаеплеләр үзләре аңлатканча, янәсе, калдыклар төзелеш эшләре урыныннан бирегә вакытлыча гына чыгарып торылган.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары әлеге факт буенча закон бозучыларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, алардан файдаланганда, аларны зарарсызландырганда, йөрткәндә, урнаштырганда һәм җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән башкача эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.7 статьясындагы 2 бүлеге (“Җирләрне яхшырту, саклау һәм туфракны җилдән, судан ашалудан саклау һәм башка процессларны, җирләрнең сыйфатын начарайтуга китерердәй әйләнә-тирә мохиткә бүтән тискәре йогынтыны булдырмый калу буенча билгеләнгән таләпләрне һәм мәҗбүри чараларны үтәмәү”) буенча административ беркетмәләр төзелгән. Предприятиегә 700 мең сумга кадәр штраф яный.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте