Яшел Үзән районында эшкә яраксыз батареяләрне җыю буенча акция үткәрелгән

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Яшел Үзән районының Әйшә урта мәктәбе укучылары, утильләштерү өчен, 50 кг батарея җыйган. Мәктәп укучыларыннан торучы эко-отряд бу эшне инде узган елда башлап җибәргән. “Без һәр көн саен батареяләрдән файдаланабыз. Әмма яраксызга әйләнгән химик ток чыганакларын нишләтергә икәнен күпләребез белми. Аларны гадәти чүп белән бергә ыргытырга ярамый, чөнки батареяләрдә экология өчен зарарлы матдәләр күп”, – ди укучылар.

Әйтергә кирәк, Әйшә урта мәктәбендә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча акцияләр, эко-дәресләр даими үткәрелеп килә. “Без балаларда әйләнә-тирә мохиткә карата аңлы мөнәсәбәт, табигатьтә һәм шәһәрдә үз-үзеңне тоту культурасын булдырырга, экологик белемнәргә өйрәтергә тырышабыз. Балаларның бу эшчәнлеккә җәлеп ителүен күреп тору күңелдә канәгатьлек хисләре тудыра”, – ди мәктәп директоры Гөлнур Зиятдинова.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International