Лениногорск шәһәренең нефть-газ чыгару компаниясе табигатьне саклау законын бозган өчен 126 мең сумлык штраф түләгән

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан үткәрелгән күзәтчелек чаралары барышында Лениногорск нефть-газ чыгару предприятиесендә бер торбаүткәргеченең тишелүе ачыкланган. “Торбаүткәргечнең бер өлешендә герметиклык югалуга бәйле авария Дала Зәе елгасының яр буе саклау полосасында килеп чыккан. Без техник суның, үзагымы белән, җирлек рельефыннан су объектына агып төшүен, шулай ук  175 кв. м мәйданда туфракны пычратуын билгеләдек”, – ди экологлар. Туфрак пробаларына анализ нәтиҗәләре хлоридлар һәм нефть продуктлары микъдарының тиешледән артып китүен, ә су пробаларына анализ нәтиҗәләре   – пычрак матдәләр күләменең рөхсәт итегән чик күләмнән артып китмәвен күрсәткән. Предприятиенең федераль дәүләт экологик күзәтчелегендә тотылуы сәбәпле, эш буенча материаллар Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасына тапшырылган. “Ведомство Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.6 статьясындагы 2 өлеше (“Пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырдай башка матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук җирләрне бозу”) һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.13 статьясындагы 1 өлеше (“Су объектларының суҗыйгычларында әлеге объектларны пычратуга яки башка зыянлы күренешләргә китерердәй табигатьне саклау законын бозу”) буенча административ хокук бозу турында эш кузгату хакында карар чыгарды”, – дип билгеләп үткән дәүләт инспекторы Ләйсән Вилданова.

Экологлар 126 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләү турында карар чыгарган. Моннан тыш предприятие торбаүткәргечнең тишелүе аркасында зыян китерелгән җир биләмәсендә техник рекультивацияләү эшләрен башкарган: пычранган туфракны махсус оешмага китереп бушаткан, язгы чорга биологик рекультивацияләү эшләрен башкару чаралары планлаштырылган.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International