Иң кызыклы тарихка ия булган агачлар. 2019 елның Европа агачы өчен тавыш бирү дәвам итә

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

28 февральгә кадәр Абрамцево имәнен яклап тавыш бирергә ашыгыгыз! 2019 елда Европа агачын сайлап алу буенча абруйлы халыкара бәйгедә Россиядән кандидат-агач ул. 2018 елда Россиядән катнашкан кандидат – Белгород өлкәсенең мәһабәт имәне мактаулы өченче урынны алган иде.

2019 елда үткәрелә торган конкурста Мәскәү өлкәсенең “Абрамцево” музей-тыюлыгында үсеп утыручы җәйге имән катнаша. Бу агачка –  248 “яшь”. Ике гасырдан артыграк “гомере” дәверендә Россиянең бик күп күренекле мәдәният эшлеклеләрен: рәссамнар, шагыйрьләр, артистларны күрергә насыйп булган аңа.  Мәгърур имәннең як-якка җәелеп, тармакланып үскән авыр ботаклары күләгәсендә Гоголь, Тургенев, Репин, Васнецов, Левитан, Суриков, Поленов рәхәтләнеп ял итеп, иҗат көче җыйган. Виктор Васнецовның  1883 елда иҗат ителгән “Абрамцеводагы имәнлек” дип аталган картинасы Дәүләт Третьяков галереясендә саклана.

Абрамцево имәнен яклап тавыш бирү өчен сайтка (түбәндәге адрес буенча: https://www.treeoftheyear.org/home) керү кирәк. 19 март көнне Брюссельдә Европа парламентында конкурска йомгак ясалачак.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International