Яшел отрядлар. Greent республика бәйгесендә 27 команда катнаша

2019 елның 15 феврале, җомга

Яшьләрнең ихтыяри эко-отрядлары  тормышта экологиягә сакчыл карашны популярлаштыруны дәвам итә.  Greent бәйгесендә катнашучылар – 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге үсмерләр, командаларга берләшеп, яшьтәшләре өчен икенчел чималны җыю буенча акцияләр һәм эко-квестлар оештырып килә. Шулай итеп, алар үзләре белән бер мәгариф учреждениеләрендә белем алучыларны әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәткә өйрәтә. Бүгенгә республика бәйгесендә катнашу өчен төрле төбәкләрдән: Казаннан, Түбән Кама, Ютазы, Мамадыш, Мөслим һәм Татарстанның башка районнарыннан 27 команда теркәлгән.

“Бәйгедә катнашучылар өчен биремнәр планы эшләнде: мәсәлән, хәзер өченче этап кысаларында “Валли и Лоракс” мультфильмын, “История вещей” һәм “Экологический след человека” фильмнарын карап, алар буенча фикер алышу булачак, ә инде апрель аенда безне йомгаклау тантанасы көтә”, – ди бәйге җитәкчесе, “ДОМ” Экоүзәге мөдире  Дмитрий Спиридонов.

Greent бәйгесендә катнашучыларның видеоязмалары һәм фотосурәтләре белән “Вконтакте” төркемендә  (https://vk.com/young_eco_tatarstan) яки Инстаграммда (#юныеэкологиРТ #РДШРТ #РЦВР #ГДЭБЦ #GreenT #экобиоцентррф хэштэглары аша үтеп) танышырга була.

Бәйге Казан ш. Балаларның шәһәр экология-биология үзәге тарафыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә уздырыла.


ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International