Табигатьнең нәни “белгечләре”. Бөгелмәдә эко-олимпиадада җиңүчеләр бүләкләнде

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Табигать “белгечләре” дигән экологик олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләде. Ел саен үткәрелә торган яшь экологлар ярышында 7 яшьтән 10 яшькә кадәрге 45 бала катнашкан. Укучылар биш секциядә: үсемлекләр, кошлар, бөҗәкләр, табигать табышмаклары, тере һәм тере булмаган табигать секцияләрендә көч сынашкан. “Афәрин,  булдырдыгыз!” – дип сәламләде яшь экологларны дәүләт инспекторы Ольга Петракова. “Җир шары – безнең гомуми йортыбыз, һәм аның иминлеге – безнең кулларда. Киләчәктә үз белемнәрегезне тормышта куллануыгызга, шул исәптән республикабызның табигый байлыкларын саклау буенча изге эштә куллануыгызга да өметләнеп калабыз”, – дип билгеләп үтте табигатьне саклау ведомствосы белгече.

Шулай ук 20 февральдә яшь экологлар өчен “Урман – безнең яшел дустыбыз” дигән темага интерактив плакатлар буенча республика бәйгесе башлана. Бәйге 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Анда катнашуга 5 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Бәйгедә катнашу турында тәфсиллерәк мәгълүматларны Бөгелмә шәһәре Экология-биология үзәгенә шалтыратып (8(85594) 6-87-31) белешергә була.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International