Халыкның экологик культурасын һәм бу өлкәдәге аң-белемен үстерү мөһим. Шуны истә тотып, Чаллыда Театр елы кысаларында экологик агарту теориясе һәм практикасына багышланган “Түгәрәк өстәл” булып узды. Чарада экологик белем, тәрбия һәм агарту буенча көн кадагына суга торган проблемаларга кагылышлы фикер алышу булды һәм заманча шартларда аларны хәл кылу юллары билгеләнде.
Театр уйларга, хисләнергә, образлы фикерләргә өйрәтә. Экология турындагы спектакльләр – тәрбияви һәм танып белү характерында, алар әйләнә-тирә мохитне яратырга һәм анда файдалы бик күп әйберләрне күрергә өйрәтә. Сабыйлар һәрвакыт иҗади эшчәнлеккә омтыла, аның аша әйләнә-тирә мохитне танып белүгә ирешә. Экологик театрда иң мөһим әйберләрнең берсе – экологик спектакль өстендә турыдан-туры эшләү. “Һәрбер дәрес, репетиция экологик белем дөньясына, тере табигать дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә, һәр иҗади очрашу иҗади аңны булдыру дәресенә әйләнергә тиеш”, – дигән фикерне җиткерде чараны оештыручылар.