Экологлар ел башыннан бирле 121 мөрәҗәгатьне карап тикшергән

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Ел башыннан ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика иҗтимагый оешмасына 121 мөрәҗәгать алынган инде. Шуның берсен “Мәктәп экопатруле” кушымтасы аша укучы балалар җибәргән. Экологлар шулай ук “Халык контроле” системасы аша алынган – 40 һәм Министрлыкның электрон почтасы, “Кайнар линия” телефоны һәм  WhatsApp, Telegram элемтә каналлары аша  кергән 41 хәбәрне карап тикшергән. Гражданнарны шәхсән кабул итү вакытларында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 39 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Табигатьне саклау законын бозу турында түбәндәге элемтә каналлары аша мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искә төшерик:

- (843)267-68-67 телефоны аша;

eco.signal@tatar.ru адресы буенча электрон почта аша;

- интернет- кабул итү бүлмәсе аша (http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm);

-  WhatsApp һәмTelegram өстәмә элемтә каналлары аша, +79872169779 номерга шалтыратып;

- “Халык контроле” системасында “Экология” категориясе буенча мөрәҗәгать итеп;

- “Мәктәп эко-патруле” мобиль кушымтасы аша.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International