Экологларның күрсәтмәләрен үтәмәү Әлмәт предприятиесе эшчәнлеген туктатып торуга китергән

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Кара тимер ватыгын кабул итүче оешма Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләренең күз уңына тәүге тапкыр 2017 елның апрелендә эләккән. “Җитештерү һәм куллану калдыкларын урнаштыруга һәм зарарсызландыруга карата гигиена таләпләре” СанПиН 2.1.7.1322-03 нигезендә, мәйданчык буеннан-буена мөстәкыйль чистарту корылмаларына ия булган яңгыр суларын агызу челтәре белән тәэмин ителгән булырга тиеш, ә биредә аның эзе дә юк. Шулай ук мәйданчыкның бетон түшәлмәгән урыннары бар, бу исә туфракта пычрак матдәләр микъдарының тиешледән күбрәк туплануы сәбәбенә әйләнгән. Моннан тыш биредә, кара тимер ватыгыннан тыш, башка калдыклар: автомобиль шиннары, синтетик материаллар, иске көнкүреш техникасы һәм төзелеш чүбе дә китереп өелгән”, – ди дәүләт инспекторы Мәдинә Усманова. Ул чагында предприятие 140 мең сум күләмендә штраф түләгән. Әмма шуннан соң үткәрелгән берничә рейд табигатьне саклау законнарын бозуларның юкка чыгарылмавын күрсәткән. Шулай итеп, предприятие түбәндәге статьялар буенча берничә тапкыр җаваплылыкка тартылган:

1. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр яки башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитария-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү”);

 2. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясындагы 2 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук җирләрне бозу”;

3. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.7 статьясындагы 2 өлеше (“Җирләрне яхшырту, саклау һәм туфракны җилдән, судан ашалудан саклау һәм башка процессларны һәм җирләрнең сыйфатын начарайтуга китерердәй әйләнә-тирә мохиткә башка тискәре йогынтыны кисәтү буенча билгеләнгән таләпләрне һәм мәҗбүри таләпләрне үтәмәү”.

“Предприятие үзенә билгеләнгән штрафларны түләде, әмма экологларның күрсәтмәләрен күп тапкырлар инкарь итүе аркасында ТР Әлмәт шәһәр суды эшчәнлеген туктатып тору турында карар кабул итте. Юридик зат, чыгарылган карарга риза булмыйча, ТР Югары судына шикаять җибәрде. Шикаять каралды, әмма Әлмәт шәһәр суды карары үзгәрешсез калды”, – ди Мәдинә Усманова. Хәзергә предприятие эшчәнлеге 30 тәүлеккә туктатылган. Оешмага кара тимер ватыгын җыю өчен булдырылган мәйданчыкны санитария ягыннан тиешле таләпләргә туры килердәй итеп тәртипкә салырга туры киләчәк. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International