Сакларга һәм бәрәкәтле тотарга! Идел аръягы идарәсе инспекторлары суның әһәмияте турында экодәрес үткәрде

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Кама Тамагы районының Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына Җир йөзендә төп тереклек чыганагы – су турында сөйләде. Балалар суның кеше тормышындагы, шулай ук үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы өчен әһәмиятен ачты, табигать турында табышмаклар чиште. Су планетабызда 3 халәттә – сыек, каты һәм газ халәтендә була, дип сөйләде экологлар. Хәзерге вакытта су Җир өслегенең ¾ өлешен биләп тора. Елгалар, күлләр, сазлыклар, бозлыклар һәм җир асты сулары – коры җир сулыклары ул. Табигатьтә һәм кешеләр тормышында елга-күлләр, сазлыклар гаять зур роль уйный, әмма шунысы гаҗәп: Җир йөзендәге суларның  гомуми күләмендә аларның өлеше бик кечкенә – нибары 0,02% процент, шуңа күрә су ресурсларыннан бәрәкәтле файдаланырга кирәк. Экологлар шулай ук эчү һәм хәтта юу максатында яраклы булсын өчен елга суын чистартуның бик авыр булуы турында сөйләде һәм укучыларга табигый байлыкларны сак тоту буенча киңәшләр бирде.

Суның планетабызда тормыш нигезе булып торуын аңлау мөһим. Аннан башка бер генә үсемлек, бөҗәк, яисә кактус, кош, балык та яши алмый. Саклагыз аны, дип йомгак ясады Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International