Тирәлегебезгә игътибарлы булмасак, без үзебезне-үзебез үк харап итәргә мөмкинбез. Мондый куркыныч хәлләр килеп чыкмасын өчен экологик культура булдыруның файдасын аңлау кирәк. Ә инде аны булдыруны үзеңнән һәм балаларыңнан башлау шарт. Балачактан сеңдерелгән белемнәр һәм гадәтләр үскән саен төгәл генә фикер-инануларга әйләнә. Шуны истә тотып, экологик агарту максатыннан, Чаллы шәһәренең 51 нче мәктәбендә “Чиста шәһәр үзебездән башлана” дигән темага экологик дәрес уздырылды. Дәрестә балалар “экология”, “экосистема” төшенчәләренә, табигатьтә һәммә нәрсәнең үзара бәйле булуына һәм кешенең үз эшчәнлеге белән әйләнә-тирә мохиткә ни дәрәҗәдә көчле йогынты ясый алуына төшендерелде. Мәктәп укучылары үзләштерелгән белемнәрен һәм күнекмәләрен тормышта куллана һәм укытучылары ярдәмендә кайбер экологик инициативаларны үз мәктәпләрендә тормышка ашыра алачак: мәсәлөн, калдыкларны аерып җыюны җайга сала, әйберләргә икенче сулыш өрә, мәктәп ишегалдында агачлар утыртуны яки макулатура җыюны оештыра алачак, дигән сүз бит бу! Балалар өчен гади генә гамәлләр белән тирәлегебезне яхшырак итү һәм табигатькә булышу үрнәге әнә шулардыр. Экологик тәрбия традицияләрендә тәрбияләнеп үскән балалар чәчәк атучы бакчалары, яшел парклары, гаҗәеп матур авыллары булган яңа җәмгыять төзи алачак ләбаса!
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте