ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары ел башыннан бирле Казан территориясендә 10нан артыграк рөхсәт ителмәгән кар өемен ачыклаган инде. “Кояшлы шәһәр” торак комплексы территориясен пычратуда гаепле закон бозучыларның чираттагысы административ җаваплылыкка тартылган әнә. Биредә пычрак кар өеме мәйданының 500 м2 тәшкил итүе билгеләнгән. Үзәк территориаль идарә инспекторлары идарәче компания директорына карата Административ хоку бозулар турында ТР кодексының 3.6 статьясы (“Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу”) нигезендә административ беркетмә төзегән.
Экологлар кисәткәнчә, шәһәр урамнарыннан җыеп алынган кар составында бозлавыкка каршы химик реагентлар бар. Бу матдәләрнең күләме тиешледән артып киткән очракта туфракка һәм су объектларына тискәре йогынты ясалырга мөмкин. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары, мондый фактларны ачыклау һәм гаепле затларны җаваплылыкка тарту максатыннан чыгып, көн саен закон бозу очракларын билгеләү буенча рейдлар үткәреп килә. Бүгенгә Үзәк территориаль идарә экологлары административ хокук бозу турында 5 беркетмә төзегән инде.