100 мең урынына – 200. Самары шәһәр суды Баулы районында чүплек ясаган өчен “Мәк”кә салынган штраф күләмен арттырган

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Акчалата җәза ике тапкыр үскән. Самара шәһәре Ленин районы суды карары белән “Мәк” ҖЧҖгә салынган штраф күләме, административ җәзаны үтәүдән качып йөргәне өчен, 100 мең сумга арттырылган.

2018 елның маенда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Баулы районы Александровка авыл җирлеге территориясендә законсыз чүплекккә тап булган. 60 м2 мәйданда законсыз төстә профнастил, базальтлы җылыткыч материал, пластмасса, бетон, полиэтилен, катыргы калдыклары (гомуми күләме – 18м3) ташлап калдырылганлыгы билгеләнгән. Экологлар закон бозучыларны Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) нигезендә административ җаваплылыкка тартып, 100 мең сум күләмендә штраф билгеләү турында карар чыгарган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе, штрафның билгеләнгән вакытта түләнмәвенә бәйле рәвештә, “Мәк” ҖЧҖне Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.25 статьясындагы 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында дәгъва белән Самара шәһәре Ленин районы судына мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә предприятие гаепле дип танылган һәм аңа түләнелмәгән штрафтан ике тапкыр күбрәк күләмдә административ штраф салынган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International