Законсыз машина юу урыннарына каршы көрәш. Экологлар йөк машинасын легаль булмаган юуны ачыклаган

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә “кайнар линия” телефоны аша йөк автотранспортын законсыз юу турында шикаять кергән. Тикшерү барышында Чаллыда бер автомойканың, үзбелдеклеләнеп, рөхсәтсез генә корып куелганлыгы билгеләнгән.  Җитмәсә әле машина юу урыны азык-төлек сәнәгате предприятиеләре тирәсендә генә төзеп куелган. “Транспортның күзгә күренеп артуы, чират көтүче автомобильләрнең төтене, тавышы кешеләрнең тормышын гүя гүргә әйләндерә. Машина юу махсус билгеләнгән урында хәл ителергә тиеш. Транспортны юганда, аннан нефть продуктлары һәм башка зарарлы матдәләр җиргә агып төшә. Ә бит алар экологияне пычрата”, – ди экологлар. Әлеге автомойканың чистарту корылмалары белән тәэмин ителмәгәнлеге мәгълүм булган. Закон бозу факты расланганнан соң гаепле затны билгеләү өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 һәм  8.1 статьялары буенча административ тикшерү кузгатылган. Законсыз урнаштырылган автомойканың эшчәнлеге туктатылган. 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International