ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Буаның “Теремок” балалар бакчасына йөрүче нәниләргә кышкы суыкларда канатлы дусларыбызга ничек ярдәм итеп булу турында сөйләгән. Ноябрьдән бирле биредә “Кошларга кышын авыр!” дигән экологик акция үткәрелеп килә икән. Аның кысаларында сабыйлар кошлар өчен “ашханәләр” әмәлли. Балалар экологлар белән бергә урманга барып, агачларга җимлекләр аскан һәм кошларга җим салып кайткан хәтта. Хәзер инде яшь экологлар, канатлы дусларының тамагы һәрвакыт тук булсын өчен, бирегә әти-әниләре белән даими рәвештә килеп йөрергә уйлап тора. “Буада сабыйлар кошларны карау-тәрбияләү һәм аларга күз-колак булып тору, шулай ук башкарылган эшнең әһәмиятен тою мөмкинлегенә иреште. Мондый акцияләр балалар бакчаларына йөрүче нәниләрне табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү мөмкинлеге бирә һәм аларның танып белү активлыгын үстерүгә ярдәм итә”, – ди ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгече Гөлия Ваһапова.