Өлкәннәрнең роле балаларны дөнья һәм табигать белән мәрхәмәтле диалогка керергә өйрәтүдә, чөнки сабыйлар өлкәннәрнең сүзләренә игътибарлы һәм күзәтүчән, аларның гамәлләрендәге яхшы белән начарны яхшы аералар. Хәзерге вакытта экологик тәрбия проблемалары беренче планга чыкты һәм моңа зур игътибар бирелә. Экологик агарту максатларында Кайбыч районының "Е.Г.Тутаев ис. Федоровка урта гомуми белем бирү мәктәбе" базасында экологик дәрес узды. Чарада балаларны төбәк тирәлегенең торышы турында материаллар белән таныштырдылар, алар ярдәмендә чараны оештыручылар балаларга табигатькә карата җаваплы караш сеңдерергә тырышты. Экодәрес аркасында балалар гадәти чүп турында күп кенә кызыклы фактлар белде, чүпне аралап җыю һәм эшкәртү, нәтиҗәдә яңа әйберләр барлыкка килүе турында хәбәрдар булды. Балалар аңлады: чүпнең җыелуы - ул бик зур проблема, аны бөтен кешегә хәл итәргә кирәк, балалар алган белем-күнекмәләрне көндәлек тормышта кулланырга өйрәнде.
Экологик чара экспресс-викторина белән тәмамланды, биредә мәктәп укучылары "табигать белгечләре" исемен яулау өчен көрәште. Балалар табигать ресурсларын сак кулланырга өйрәнде һәм файдалы экологик гадәтләр булдырды. Катнашучылар экодәресне үзләренең теләкләре һәм идеяләре белән тулыландырды.
Безнең һәркайсыбыз планетабызга ярдәм итү өчен нәрсә дә булса эшли ала. Барысын да берьюлы эшләү зарури түгел, аздан башларга мөмкин. Хәтта бик кечкенә генә гамәл дә планетада яшәүче һәркем өчен әһәмиятле.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте