Чистайның 20нче балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар яшь табигать сакчылары сафларына басты. Биредә "Әкияти урманга сәяхәт" узды, анда балалар урман җан ияләре белән танышты: кошлар дөньясын өйрәнде, салкын чорда бөҗәкләрнең кая качуын һәм төрле хайваннарның ничек кышлавын белде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре үзләренең яшь ярдәмчеләренә кышкы урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да, кошлар өчен җимлекне ничек дөрес ясарга кирәге хакында да сөйләде: "Җимлекнең һичшиксез түбәсе булырга тиеш, югыйсә азыкны кар каплап китәчәк. Кош урман ашханәсенә каршылыксыз үтеп керсен һәм җәһәт кенә чыгып китә алсын өчен, аңарда тишекне киң итеп ясарга кирәк”. Шулай ук дәрес барышында балалар әйләнә-тирәлекне өйрәнү һәм эколог һөнәре белән кызыксынуларын белдерде. "Без балаларыбызда табигатьне ярату культурасын кечкенәдән сеңдерергә, аларда экологик үзаң тәрбияләргә тырышабыз", - дип билгеләп үтте табигать саклау белгечләре.
"Әкияти урманга сәяхәт" эко-дәресен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белән Чистай район газетасы бергәләп оештырды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте