Яшь татарстанлылар "Минем төбәктәге сирәк хайваннар" бәйгесендә катнашырга чакырыла

2018 елның 21 декабре, җомга

Төбәгебездәге хайваннар турында нәрсә беләбез? Якындагы урманда Кызыл китапка кертелгән сирәк төр хайваннар яшиме?

Зәңгәр төлке, ирбис, селәүсен, дала төлкесе - шушы һәм башка хайваннар гаять матур һәм шуңа күрә браконьерларның игътибарын җәлеп итә. Хәзер аларның популяцияләренә куркыныч яный, моның сәбәбе - уңайсыз яшәү шартлары белән беррәттән кайбер гражданнарның намуссыз мөнәсәбәте. Аларны ничектер коткару мөмкинлеге бармы соң? Әгәр сирәк төрләргә ничек ярдәм итү турында фикерләрең булса, аларны "Минем төбәктәге сирәк хайваннар" бәйгесендә тәкъдим ит. Чараны "Россия дәреслеге" корпорациясе һәм Рус география җәмгыяте оештыра.

Катнашу өчен ирекле рәвештә сезнең җирлектәге сирәк хайваннар хакында сөйләргә һәм популяциягә карата сак караш һәм аны саклап калу буенча сез үзегез нәрсә эшли һәм башка кешеләргә нинди киңәшләр бирә алуыгызны фаразлара кирәк. Бер яки берничә хайванны сайлап алып, кардан аларның сыннарын ясагыз. Конкурска инша белән бергә кар сыннары фотоларын да җибәрегез.

Эшләр 2019 елның 28 февраленә кадәр кабул ителә. Анда балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре, мәктәп, лицей, гимназия, сәнгать мәктәбе, балаларга өстәмә белем бирү үзәкләре укучылары, шулай ук мәгариф учреждениеләренә йөрми торган, әмма яшь категориясенә туры килүче балалар катнаша ала. Бәйге өч номинациядә үткәрелә:

"Минем назлы һәм кар җәнлегем" («Мой ласковый и снежный зверь» ) (тән төзелешенең барлык параметрлары һәм үзенчәлекләре үтәлеп, иң матур, аеруча төгәл һәм пөхтә ясалган сын).

"Минем тәпиләрем" («У меня лапки») (иң креатив сын).

"Тамашачылар мәхәббәте призы" (иң яхшы эш ул бастырылган биттәге "лайклар" саны буенча сайлап алыначак, тавыш бирү 2019 елның 15 мартына кадәр дәвам итә).

Катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлергә һәм гариза тутырырга кирәк: https://id.rosuchebnik.ru/signup. Җиңүчеләр 2019 елның 15 мартыннан алып 1 апреленә кадәр билгеләнәчәк.

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International