Табигатькә мәхәббәтне китап аша. "Библио-green в устойчивом мире" халыкара конкурсы игълан ителде

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Табигатьне барыннан бигрәк табигатьнең үзендә булганда гына тоярга мөмкин.  Ләкин сүзләрнең дә тылсымы бар: юлларны укыганда, без уй белән урманнарга, елга ярларына күчәбез һәм үзебез өчен шәһәрдән читтә торучы искиткеч дөнья барлыгын ачыклыйбыз. Экологик тәрбия бирү максатларында Россиянең Дәүләт гавами фәнни-техник китапханәсе һәм В.И.Вернадский исемендәге хөкүмәткә карамаган экология фонды "Библио-green в устойчивом мире" халыкара конкурсының уздырылуы турында игълан итә. Катнашу өчен Россия Федерациясеннән, якын һәм ерак чит илләрдән экологик-мәгълүмат һәм экологик-агарту эшчәнлеге өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган китапханәләрнең һәм мәгариф һәм мәдәният өлкәсе оешмаларының коллективлары чакырыла. Катнашучылардан материалларны кабул итү 2019 елның 1 мартына кадәр гамәлгә ашырыла. Чара табигый һәм мәдәни мирасны, әйләнә-тирә мохитне саклау, уңайлы экологик тирәлек оештыру өлкәсендә физик һәм юридик затлар эшчәнлегенә стимул бирү өчен экологик кыйммәтләрне тотрыклы үстерү, формалаштыру максатларын популярлаштыруга юнәлдерелгән. Конкурс ике юнәлеш буенча уза: "Яшел мәйданчык". Торак пунктын тотрыклы үстерүгә булыша торган проектлар.  "Бергәлек" - "акыллы шәһәр төзү" өчен җирле хакимиятләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне, җирле бергәлекнең бердәмлеген һәм җирле үзидарә үсешен күрсәтә торган проектлар. Тулырак: http://ecology.gpntb.ru/ecolibworld/project/competitions/acts_2018-2019/ сайтында.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International